news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буаның яшь футболчылары республика ярышларына юллама алды

Тиздән аларны республика ярышлары көтә.

(Буа, 14 август, "Татар-информ", "Байрак"). Буаның яшь футболчылары республика ярышларына юллама алды, дип яза җирле басма

1-9 август көннәрендә Буада һәм Кама Тамагы районнарында кечкенә шәһәрләр һәм районнар арасында футбол буенча ТР Беренчелегенә уеннарның зона этабы узды. "Батыр спорт мәктәбенең 2000-2001, 2002-2003, 2004-2005, 2006-2007 елгы яшь футболчылары уеннарда пьедесталның беренче баскычын көндәшләренә бирмәделәр. Тренерлар Ринат һәм Радик Садыйковлар сүзләренә караганда, һәр төркемдә уйнаучы футболчылар бернинди шанс калдырмыйча тупны көндәшләре капкасына бер-бер артлы кертеп кенә тордылар.

Тиздән аларны республика ярышлары көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot