news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның яңа мэры вазифасына Айрат Хәбибрахманов билгеләнде

Әлеге вазифада ул лаеклы ялга чыккан Александр Никифоровны алмаштырган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Буа шәһәре яңа мэрының исеме билгеле булды. Әлеге вазифага Айрат Хәбибрахманов билгеләнгән. Ул лаеклы ялга чыккан Александр Никифоровны алмаштырган, дип хәбәр итә "Байрак"газетасы редакциясе.

Айрат Хәбибрахманов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туа. 2004 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, һөнәре буенча инженер белеме алган. 2014 елда "Юрист" белгечлеге буенча Казанның Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 2002 елда Казандагы “Хитон" җәмгыятендә 3 нче разрядлы синтез аппаратчысы булып башлый. Соңгы эш урыны – “Росреестр " федераль казна предприятиесенең филиал директоры – "Казан" телефон хезмәте күрсәтү идарә үзәге.

Өйләнгән, ике ул үстерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100