news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның “Ветеринар” студентлар хезмәт отряды сыерлардан бушлай кан ала

Буа ветеринария техникумы студентлары Буа һәм Мамадыш районнарының эре предприятиеләрендә сыерлардан кан алуда катнашкан.

(Казан, “Татар-информ”, 8 декабрь, Чулпан Шакирова). Буа ветеринария техникумы базасында эшли торган “Ветеринар” студентлар хезмәт отряды күптән түгел Буа районының “Коммуна” хуҗалыгы һәм Мамадыш районының АПК “Продпрограмма” җәмгыяте сыерларыннан кан алуда катнашкан. Бу хакта “Татар-информ”га отряд җитәкчесе, ветеринария буенча махсус дисциплина укытучысы Надилә Әхмәтшина хәбәр итте.

“Ветеринар” хезмәт отрядында әлегә 12 активист. Араларында бер кыз да бар. Ел саен студентлар үзләре белем ала торган ветеринария һөнәре буенча маллардан кан алу, тояк авыруларын кисәтү һәм чистарту, мөгезле эре терлекнең мөгезләрен дәвалауда катнаша. Студентларны хезмәт белән тәрбияләүдә отрядның өлеше бик зур. Алар үзләренә тиешле хезмәт хакы да ала. Аена 18-21 мең сум акча эшли, – диде отряд җитәкчесе.

“Ветеринар” студентлар отряды 2014 елда Буа ветеринария техникумы һәм Буа шәһәре мәшгульлек үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган. Студентлар отряды быелгы җәйдә Буа районының ООО “Ак Барс Буа”, Әгерҗе районының ООО “Нәүрүз” мегафермасында, ООО “Апас” агрофирмасының “Кормаш” бүлегендә хезмәт куйган. Яшь ветеринарлар барлыгы 8100 баш мөгезле эре терлеккә ярдәм күрсәткән.

“Ветеринар” студентларның хезмәт отряды төрле чараларда да активлык күрсәтә. Әйтик, Эшләүче яшьләр форумында отрядка “Студентлар хезмәт отряды – 2016” дипломы һәм “Иң яхшы авыл хуҗалыгы отряды” номинациясендә махсус бүләк бирелгән. Шулай итеп, “Ветеринар” отряды 25 мең сум акчалата бүләккә ия булган.

Искәртеп үтик, Татарстанда студентларның 8 төрле хезмәт отряды бар. Аларда быел 10363 студент хезмәт куйган. 2018 елда студентлар хезмәт отряды хәрәкәтенә 55 ел тула. Шул уңайдан ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татарстанның иң яхшы отрядын ачыклауга һәм сәнгать белгечләре арасында студентлар хәрәкәтен чагылдырга иң яхшы стелага бәйге игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100