news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның Төңкәш авылында 85 яшьлек әби пенсия акчасына күпер төзеткән

“Буа дулкыннары” телевидениесе яңалыклар тапшыруында шушы очрак турында урыннан репортаж тәкъдим итте.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Буа районының Төңкәш авылындагы Мәктәп урамында 85 яшьлек хезмәт ветераны Шәмсеруй Гыйматдинова пенсиясенә күпер төзеткән. Бу хакта районның “Байрак” газетасы хәбәр итте.

Кичә “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясенең яңалыклар тапшыруында исә шушы очрак турында ачыклык кертеп, урыннан репортаж тәкъдим ителде.

Бактың исә, өлкән яшьтәге авыл апасын бу изге эшкә көндәлек ихтыяҗ һәм җирле хакимиятнең мәсьәләгә бармак аша каравы этәргән икән. Төңкәш читендә гомер итүче әбекәй торган урамны чүп үләннәре баскан, шактый хәтәр ерынты аша салынган тимер күпернең агач терәкләре череп беткән, аннан узуы, бигрәк тә көн яктысы сүрелгәч куркыныч булган. “Егылып төшеп үләрләр инде, дип йөрәгем авыртты, аннары үземә фельдшерга баруы да бер газап иде. Күпер салу авырлыгы улыма төште инде”, - дип сөйли тележурналистларга Шәмсеруй әби. Биредәге йортында пенсионер әби җәен генә тора, кыш чыгарга балалары алып китә икән. Аның улы Мәсгут, күперне әни төзетте шул, җирле үзидарәгә әллә ничә мөрәҗәгать итеп карадык, акча юк, дип, үзидарә җитәкчесе кире бора торды, ә бит безгә физик ярдәм кирәк булды, дип аңлата. Күпер салганда иске мич кирпечләре ярап куйды, мәчеттән дә кирпеч бирделәр, башта 10 тонна, аннары 6 тонна таш китерттек, күпер су юлына киртә булмасын өчен калын гына торба таптым, кыскасы, әнинең 40 мең сумлап акчасы китте, диде ул. Яңа ныклы күпер искесенә параллель салынган, аның аша транспорт белән дә иркенләп үтеп була.

Пенсионерның күпер төзетергә мәҗбүр булуына карата җирле үзидарә башлыгы Сергей Киргизов, андый кешеләр безнең җирлектә күбрәк булсын иде, диюдән гайре сүз тапмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100