news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның Түбән Наратбаш авылында яшәүче ханымнар атнага бер “Хуҗабикә” оешмасына йөри

Түгәрәккә атнаның һәр чәршәмбесендә 12-15 кеше килә.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Буа районының Түбән Наратбаш авылы мәдәният йорты каршында “Хуҗабикә “ оешмасы эшләп килә. Анда пенсия яшендәге 12-15 ханым йөри. Хуҗабикәләр атнаның чәршәмбе көнендә җыела.

“Башта фикер алыша-алыша, китапханәдән китаплар сайлыйбыз, аннары аска, клубка төшәбез, – ди авыл активисты, “Хуҗабикә” оешмасының әгъзасы Нурдания Низамова. – Кирәк икән, бәйрәмнәргә әзерләнә торган чак булса, сәхнәдә репетиция ясап алабыз. Аннары һәркем үзенең кул эшен ала. Мин гармун уйныйм, рәхәтләнеп җырлашып утырабыз. Аннары инде кем нәрсә пешереп алып килгән, шуның белән тәмләп чәй эчү башлана. Тутырган тавык, гөбәдияләр дә ясадык инде анда. Төрле мастер-класслар үткәрдек. Кышка салат, компот-кайнатмаларны да үзебезнең рецептларны уртаклаша-уртаклаша әзерләдек. Кичке чәйгә кем нәрсә белә, шуны пешереп алып килә, рецепты белән бүлешә”.

Нурдания Низамова 40 ел буе авылның фельдшеры вазифасын башкарган. Шуңа күрә, лаеклы ялда булса да, ул үз һөнәрен онытмый. “Хуҗабикә” оешмасына йөрүчеләргә “50 яшьтән өлкәннәргә гимнастика”, “Холестеринны ничек киметергә?”, “Ничек тукланырга?” кебек дәресләр бирә.

"Файдасын да күрәбез. Аеруча гимнастикадан соң аяклар язылып китте, йокы тәмле булды”, - ди авылдашлары.
Нурдания Низамова гомере буе фельдшер булып эшләсә дә, сәнгатькә, җыр-моңга якын кеше: гармунда үзе уйнап җырлый. Аның турында тулырак “Интертат.татар” сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100