news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның кондитер егете WorldSkills чемпионатының төбәк этабында икенче урын алган

Укытучысы Фирая Юнысова Сәйдәшнең киләсе ел башында узачак сайлап алу турында сынатмавына һәм Казанда үтәчәк милли чемпионатта катнашуына да ышана.

 (Буа, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Ветеринария техникумында ашчы-кондитер һөнәрен үзләштерүче Буа егете Сәйдәш Сйөләйманов шушы көннәрдә генә WorldSkills чемпионатының төбәк этабыннан “Ашчы эше” компетенциясендә икенче урын алып кайтты. Бу турыда җирле басма яза.

"Миңа итле ризыклар әзерләү бик ошый. Балык ашларын да яратып пешерәм", – ди техникумда соңгы курста белем алучы егет. Укытучысы Фирая Юнысова Сәйдәшнең киләсе ел башында узачак сайлап алу турында сынатмавына һәм Казанда үтәчәк милли чемпионатта катнашуына да ышана.

Фирая Юнысованың икенче укучысы Рамил Травкин исә сәламәтлекләре чикле укучылар арасында үткәрелгән Абилимпикс чемпионатында өченче урын алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100