news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буаның Хезмәт Геройлары аллеясында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәтелде

Бюстлары аллеяда урнашкан якташларыбызның хезмәт фронтында күрсәткән батырлыкларын искә алдылар, районның бүгенгесе турында сөйләделәр.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Былтыр Буаның үзәк паркында Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясын тантаналы ачканда, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көнен биредә билгеләп үтүне традициягә кертергә кирәклеген әйткән иде. Ул үтәлде – кичә бәйрәм көнендә анда Геройларның балалары, якыннары, хезмәт ветераннары, агрофирмалар, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, төрле ведомстволар җитәкчеләре, хезмәткәрләре, мәктәпләр укучылары җыелды, дип яза районның “Байрак” газетасы.

Чыгыш ясаучылар бюстлары аллеяда урнашкан якташларыбызның хезмәт фронтында күрсәткән батырлыкларын искә алдылар, районның бүгенгесе турында сөйләделәр. Туган якны өйрәнү музее районның авыл хуҗалыгы турында фотокүргәзмә, үзәк китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырган иде. Җирле шагыйрьләр туган җир, хезмәтне данлау турындагы шигырьләрен укыдылар. Шулай ук балалар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Соңыннан барысы да Геройлар бюстларына чәчәкләр салдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot