news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буаның "Хаҗилар" мәчетендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Чара өлкәннәр декадасы кысаларында узды.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа мөхтәсибәте белән берлектә “Хаҗилар” мәчетендә Буа районы һәм авыллары өлкән буын кешеләрен корбан ашына җыйдылар.

Җыелышта районның имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов катнашты. Мөхтәсиб тәбрик сүзләрен ирештерде, яңа һиҗри ел белән котлады һәм ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын аңлатты. Фәһим хәзрәт килгән кунакларга мәхәллә исеменнән рәхмәтен җиткерде һәм өлкән буынга үзенең киңәшләрен бирде. Чара Коръән аятләре укып тәмамланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot