news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Буаның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте

Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән.

Буаның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте
buinsk-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/sentyabrdn-buany-barlyk-mktpkch-mgarif-uchrezhdenielre-bish-knlek-esh-rezhimyna-kchte

(Буа, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Сентябрьдән шәһәрдә барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район мәгариф идарәсе методисты Рамилә Хәбибуллина сүзләренчә, әлеге яңалык район башкарма комитетының агымдагы елның 28 маендагы карарына нигезләнеп башкарыла. Анда шәһәрнең унөч мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен агымдагы елның 1 сентябреннән алтыдан биш көнлек эш режимына күчерү турында әйтелә.

Белгеч әйтүенчә, моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларның шимбә көнне бакчага йөрү мониторингын алып барганнар. Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән. Бакчаларда ул кайбер атнада хәтта 10 процентка да тулмаган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100