news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буаның 83 номерлы һөнәр училищесы адресын үзгәртә

1 сентябрьдән студентлар укуларын ветеринария техникумында дәвам итәчәк

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 1 сентябрьдән Буа муниципаль районындагы 83 номерлы һөнәр училищесы студентлары укуларын Буа ветеринария техникумында дәвам итәчәк, дип хәбәр итә “Байрак” газетасы.
Бу ТР Министрлар Кабинетының “Башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 83 номерлы һөнәр училищесын бетерү турында”гы 17743 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Шул рәвешле, техникумның үз студентларына училищеның 2, 3 курс студентлары, ягъни 97 кеше кушылачак. Быел биредә училищеда укытылучы белгечлекләр буенча абитуриентлар кабул ителмәгән. Ветеринария техникумы директоры Вәгыйз Сөнгатов әйтүенчә, аларга быел сабыр итәргә туры килә.
Өстәмә төркемнәр өчен техникумда аудиторияләр җитәрлек. Күченгән студентларга җирле педагоглар белем бирәчәк. Бары тик аш-су һөнәренә өйрәтүче укытучылар гына элеккеге шәкертләрен үзләре укытыр, дип көтелә. Моңа өстәп, аларга һәм шулай ук автомобиль йөртүчеләргә, төзүче һөнәрен үзләштерүчеләргә, тракторчыларга гамәли дәресләр үткәрү өчен матди-техник база да тулысынча техникумга күчерелә. Гамәли дәресләр үткәрү өчен техникумның үзендә дә тракторлар, чәчкечләр, комбайннар, автомобильләр, автосыйныф, инженер-сызым сыйныфы һәм күп санлы күрсәтмә әсбаплар бар иде. Хәзер, училищеныкы да кушылгач, белем бирүдә мөмкинчелекләр артачак кына.
Икенче бер яңалык – техникумда агымдагы уку елыннан башлап “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы” белгечлеге буенча укыта башлаячаклар. Бюджет төркемнәргә 20 студент кабул ителгән дә инде. Монда 9 сыйныф тәмамлап килүчеләргә 3 ел да 10 ай, ә урта белем алучыларга 2 ел да 10 ай уку каралган. Әлегә кадәр Татарстанда мондый белгечлекне бары тик Кукмара районында гына алырга мөмкин иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot