news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буалыларга наркотик сатып яткан Казанда яшәүче тоткарланды

Буалы ике ир-ат һәм хатын-кыз Казанга барып аңардан синтетик наркотик сатып алганнар.

(Буа, 2 июль, "Татар-информ", "Байрак"). Буалыларга наркотик сатып яткан Казанда яшәүче тоткарланды, дип яза район газетасы.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, оператив-эзләү һәм тикшерү барышында өч буалыга наркотик саткан Казанда яшәүче кеше тоткарланды. Буалы ике ир-ат һәм хатын-кыз Казанга барып аңардан синтетик наркотик сатып алганнар. Алардан әлеге “товар” алынды һәм наркотик матдәләрне саклау буенча эш кузгатылды, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot