Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буалылар ярыша-ярыша көньяк җимеше үстерде - "Байрак"
Алар орлыкларны май аенда җиргә утыртканнар, суны аз сипкәннәр.
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Быел буалылар ярыша-ярыша көньяк җимеше – карбыз үстерде, дип яза Буаның “Байрак” газетасы.
Әле күптән түгел генә шәһәрдән Гөлнур Гыйбадрахманованың парникта 8 килолы карбыз үстерүе билгеле булды. Иң зур карбыз 12,5 килограмм булды, дип белдерде Яңа Чәчкап авылыннан Ирек Тимергалиев.
Ирек Тимергалиев берочтан аны үстерү серләре белән дә уртаклашты: “Рассада белән дә утырттым, орлыкларын турыдан-туры җиргә дә төрттем. Араларын 50 сантиметр - 1 метр калдырдым. Тернәкләнеп киткәнче су сиптем һәм “оныттым” дисәм дә була. Җәй буена 3-4 тапкыр гына сипкәнмендер. Карбыз су яратмый ул”.
Кыяттан электрон почта буенча Екатерина Шәвәлиева хәбәр иткәнчә, Ирина һәм Геннадий Мурлатовлар бакчаларында карбыздан мул уңыш алганнар. Иң зурысы 14 килограммга җиткән. Калганнары уртача 9-10 килограмм булган.
Ирек Тимергалиев берничә ел элек базардан сатып алган озынча карбызның орлыгын алып калган булган. Мурлатовларга исә орлыкны Екатеринаның Башкортстанда яшәүче каенатасы биргән. Алар карбызны май аенда җиргә утыртканнар. Шулай ук су сипмәгәннәр. Икесе дә карбызның бик тәмле булуын әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз