news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буалылар ГТО фестивалендә җиңде

Буалылар тагын теоретик конкурста, эстафетада, проектлар конкурсында, ГТО күптөрлелек ярышында беренче булдылар.

(Буа, 11 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада ГТО фестивале узган иде. Фестивальне ябу, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы төгәлләнде. Республиканың иң көчле 13 командасы катнашкан бәйгедә барлык нәтиҗәләр буенча буалылар беренче урын яулады, дип яза җирле басма.

Шәхси беренчелектә 3 яшь баскычында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов гомум физик әзерлек буенча беренче, ату буенча икенче, 4 яшь баскычында Кырык Садактан Алан Тедеев шулай ук ату һәм җиңел атлетика буенча беренче урын яуладылар. Буалылар тагын теоретик конкурста, эстафетада, проектлар конкурсында, ГТО күптөрлелек ярышында беренче булдылар. Гомуми җиңүгә өлешне лицей-интернаттан Никита Ильин, Әлшидән Василиса Петрова, 2 номерлы лицейдан Алия Сөләйманова, Сөмбел Гомәрова, 5 номерлы гиназиядән Полина Кузьмина, Максим Ишимов да керттеләр. Икенчедә урында Зәй, өченче - Яр Чаллы командалары.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100