news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буалы яшь футболчылар Татарстан Беренчелегендә призлы урын алды

Бу юлы 2006-2007 елларда туган ир балалар командасы Татарстан Республикасы Беренчелегендә өченче урын алды.

(Буа, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буалы яшь футболчылар Татарстан Беренчелегендә призлы урын алды , дип яза җирле басма.

“Батыр” спорт мәктәбе тренерлары әтиле-уллы Радик һәм Ринат Садыйковларның шәкертләре футболда чираттгы җиңүләрен яулады. Бу юлы 2006-2007 елларда туган ир балалар командасы Алабуга шәһәрендә кече шәһәрләр һәм районнар арасында узган Татарстан Республикасы Беренчелегендә өченче урын алды. Беренчелекне бер әйләнешле турнирда иң көчле алты команда дәгъвалады. Беренче-икенче урыннарда – Алабуга һәм Чистай футболчылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100