news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буалы танышының автомобилен куып алып киткән

Хокук сакчылары аның эзенә төшәләр.

(Буа, 15 декабрь, "Татар-информ", "Байрак").  Буалы танышының автомобилен куып алып киткән, дип яза җирле басма.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ир-ат шәһәрнең Арефьев урамында яшәүче танышына килә һәм аның “Лада Гранта” автомобилен куып алып китә. Аннан урланган автомобильне шәһәрнең Бебель урамындагы бер йорт каршында калдырып кача.

Хокук сакчылары аның эзенә төшәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot