news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буалы тәрбияче Сочига ялга бара һәм педагогларның халыкара слетында катнаша

Ул анда экологик темага проект белән чыгыш ясап, слет лауреаты Дипломы алып кайта.

(Буа, 20 август, "Татар-информ", "Байрак"). Буалы тәрбияче Сочига ялга бара һәм педагогларның халыкара слетында катнашып, Диплом белән кайта, дип яза җирле басма.

Буаның “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Горшкова очраклы рәвештә Сочида үткән Халыкара укытучылар слетында катнаша. Ул анда экологик темага проект белән чыгыш ясап, слет лауреаты Дипломы алып кайта. Слетны оештыручылар тәрбияченең үзе һәм бакчаның җитәкчелеге турында бик уңай фикерләр белдерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot