news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буалы самбочылар уңышка иреште

Буа районының “Батыр” спорт мәктәбенең биш спортчысы призлы урын яулады.

(Буа, 6 март, "Татар-информ", "Байрак"). Күптән түгел Нурлатта узган Татарстан беренчелегендә Буа районының “Батыр” спорт мәктәбенең биш спортчысы призлы урын яулады, дип яза районның "Байрак" газетасы.

Наил Минханов шәкертләре – Кыят мәктәбеннән Любовь Мануйлова 41 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында беренче, 52 килограммга кадәргедә Ангелина Андриянова – икенче, 48 килограммга кадәр үлчәүдә Надежда Ширяева, 78 килогграммда Илья Субботин һәм Альбина Вәлиуллина укучысы – Адав-Толымбайдан Зөлфәт Борһанов 72 килограммга кадәр авырлыкта өченче булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100