Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буалы мошенникларга 21 мең сум акча күчергән
Мошенниклар өченче тапкырга акча сорыйлар, бу юлы да ир-егет “кредит бирүчеләрнең“ теләген үти.
(Буа, 17 апрель, "Татар-информ", "Байрак"). Буа район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, буалы ир-егет компьютер аша кредит алмакчы була. Ул интернет челтәрендә бер банкка заявка калдыра, дип яза җирле басма.
Озакламый аңа кредит бирергә ризалык биреп шалтыраталар. Элемтәгә чыгучы кредит акчасын бирер алдыннан иминиятләштерү өчен 7 мең акча күчерергә куша. Буалы үзенең банк карточкасыннан акча күчерә. Тик мошенниклар гомерне иминиятләштерергә кирәк, дип тагын 10 мең сумнан күбрәк акча сорыйлар. Ир-ат бу юлы да сораган сумманы кешедән бурычка алып торып булса да күчерә. Бераздан мошенниклар өченче тапкырга акча сорыйлар, бу юлы да ул “кредит бирүчеләрнең“ теләген үти. Кыскасы, 21 мең сумнан күбрәк акча күчерә ир-ат кырыгалдарларга. Аннан кредит бирүчеләр юкка чыгалар. Шуннан соң гына ир-ат үзенең алданганын аңлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз