Буалы ике хатын-кыз мошенникларга акча күчергән
Алар, акча күчермәгән очракта, банкомат карточкасы ябылачак, дигән сүзгә ышанган
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Буада ике мошенниклык очрагы теркәлде. Андагы ике хатын-кыз, мошенникларның, алар күрсәткән исәп-хисапка акча күчермәгән очракта, банкомат карточкасы ябылачак, дигән ялган сүзләренә ышанып, беренчесе 10 мең сум, икенчесе 6,2 мең сум акчасыннан коры калды, дип хәбәр итә “Байрак” басмасы.