news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буага чит илдән кунаклар килде

Биредә “Яшь укытучының һөнәри компетентлылыгын үстерү” дигән темага халыкара семинар узды.

(Буа, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Байрак"). Буага Ганадан, Кубадан һәм Индонезиядән кунаклар килде, дип яза җирле басма.

Биредә “Яшь укытучының һөнәри компетентлылыгын үстерү” дигән темага халыкара семинар узды. Анда республиканың төрле районнарыннан, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән 100дән күбрәк катнашучы арасында әлеге илләрдән килеп Казанда аспирантурада һәм магистратурада белем алучылар да бар иде. Кунакларны балалар сәламләде. Биш секциядә эш чыгышлар ясау, дәресләр, мастер-класслар күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу белән үрелеп барды. Чит ил кунаклары арасында да чыгыш ясаучылар булды. Алар семинарның тәҗрибә өчен файдалы булуын әйттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot