news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буадан мобилизацияләнгән ир-атның гаиләсенә йортны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр

Буадан мобилизацияләнгән ир-атның гаиләсенә йортны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр
Буа районы матбугат хезмәте

Татарстанның Буа районында район башлыгы һәм аның урынбасарлары мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашуларны дәвам итә. Чираттагы очрашудан соң тагын ике гаилә шәхси ярдәм чаралары алачак.

Сергей Ивановның гаиләсенә район хакимияте ярдәм вәгъдә итте. Аның якыннарына 17 елдан артык яшәгән йортны рәсмиләштерүдә булышырга кирәк.

«Процессны тизләтергә ярдәм итәчәкбез. Барлык документлар да әзер булгач, гаилә бушлай газлаштыру программасы буенча газ тоташтырырга ниятли», - дип сөйләде Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Телеграм-каналында.

Айгөл Афанасьева ире Айратны Казанга җыелу пунктына октябрь азагында озаткан. Хәзер ул йорт эшләрен үзе генә башкара, кызын һәм улын тәрбияли.

«Һәр ял саен Казанга ире янына да йөри. Айрат яшәү шартларыннан канәгать, ярдәм өчен районга рәхмәт белдерә. Айгөл тәрәзәләрне җылытыргы ярдәм итүне сорады. Элек бу мәсьәләне ире хәл иткән. Без Афанасьевларга ярдәм итәчәкбез», - диде район башлыгы.

«Татар-информ»га Буа районы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, муниципаль берәмлектә яшәүче 136 ир-ат җыелы пунктына киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100