Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буадан махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәт урынында мәчет төзегән
Буа районының Кырык Садак авылында туып-үскән махсус операциядә катнашучы Айрат Гайнуллов хәрби хезмәттәшләре белән бергә хезмәт урынында мәчет төзегән.
Идея бервакыт урманда зур имәннәрне аударган көчле җилдән соң туган. Командирлар агачларны блиндажлар кору өчен һәм утынга кулланырга кушкан, ә Айрат: «Минем кебек егетләр өчен кечкенә кенә чиста намаз бүлмәсе ясасаң иде...», - дип уйлап куйган.
Фото: © Айрат Гайнуллов тәкъдим итте
Бу уй аңа тынгы бирмәгән. Икенче көнгә ул бу идеясе турында иптәшләре белән фикер алышкан. Егетләр барысы бертавыштан ризалашкан. Кемнең нинди диндә булуына карамастан, игелекле эшне бергәләп башкарырга булалар.
Егетләр урын сайлаган, план сызган һәм җир казырга керешкән. Эшне хәрби биремнәрне үтәү белән бергә алып барганнар, хәтта арып соң кайткан чакта да эшне дәвам иткәннәр. Берәүләр агачларны кабыгыннан чистартып материаллар әзерләгән, икенчеләр агачны эшкәртү белән шөгыльләнгән. Эш җәйгә туры килгән, бу процессны җиңеләйткән.
Җир асты мәчете 20 квадрат метрлы мәйданны били – күмәк намаз уку өчен җитәрлек. Түбә тимер белән капланган, 1 метр биеклектәге манараны да егетләр үзләре тимердән ясаган. Дагыстаннан иптәшләр җәймәләр алып килгән. Җир өстеннән калкып торган ярым ай яңа туачак көнгә өмет символы булып тора.
Фото: © Айрат Гайнуллов тәкъдим итте
Айрат шатлыгын туганнары белән уртаклашкан, сеңлесе Гөлнарага Мәскәүгә видео төшереп җибәргән. Хәрби хезмәткәрнең сеңлесе дошман уты астында мәчет төзүче егетләрне бернәрсә дә сындыра алмавын күрсәтү өчен видео ясаган һәм шигырь язган.
Айрат Гайнулловны 2022 елның көзендә мобилизацияләгәннәр. Моңа кадәр ул Казан ветеринария академиясендә укыган, армиядә хезмәт иткән, аннары белгечлеге буенча эшләгән, соңрак Казанда инженерлык челтәрләре салу бригадасы бригадиры булган. Повестка килгәч, шунда ук хезмәткә киткән.
«Башта «Казан Экспо»да уку уздырдылар, аннары берничә ай Воронеж өлкәсендә, соңыннан Донецк өлкәсендә, Сватов районында. Окоплар һәм блиндажлар төзедек, дошманнан 300 метр ераклыкта булдык. Иң авыр вакытларны тешне кысып уздырдык», - дип сөйли өлкән сержант.
Ротада 85 хәрби хезмәткәр, Айрат аларны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Ул пилотсыз очкыч бәреп төшергән өчен һәм оборона чиген саклап калган өчен ике тапкыр РФ Саклану министрлыгының «Хәрби казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
«Ярдәм күрсәтүче, аны җыючы һәм җибәрүче, китереп бирүче һәркемгә зур рәхмәт. Хөкүмәт кайгыртуга карамастан, туган җиребезнең игътибары безнең өчен аеруча кадерле», – ди Айрат.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер ул 3,1 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе. Түләү ике өлештән тора: 2,7 миллион сум – республикадан, 400 мең сум – Саклану министрлыгыннан.
Материал Наилә Хасибҗанова катнашында әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз