Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буадан махсус операция хәрбиләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде
Буа районы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә чираттагы, 16 нчы гуманитар ярдәм партиясен оештырды һәм җибәрде. Гомуми ярдәм якынча йөз хәрбигә исәпләнгән.
Космовский урамында урнашкан штаб ялларсыз эшләде, волонтерлар график буенча кизү тордылар. Хәрбиләр соравы буенча махсус приборлар, автомобильләр өчен запас частьләр, медикаментлар, генераторлар һәм башка кирәкле әйберләр сатып алынган.
Штаб хезмәткәрләре солдатларның гаиләләре белән даими элемтәдә тора, күп кенә ата-аналар һәм ир белән хатын алар аша үз улларына шәхси посылкаларын тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз