news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буадагы Ветеринария техникумында булачак ташчылар, пешекчеләр яңача имтихан тапшыра

WorldSkills стандартларына туры китерелгән дәүләт йомгаклау аттестациясе берничә көн рәттән уздырыла.

(Буа, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, “Байрак”). Татарстанның Буа шәһәрендәге Ветеринария техникумында “Гомумтөзелеш эшләре остасы” бүлеге чыгарылышлары үзләренең кирпеч өю буенча ташчы һөнәрен ничек үзләштерүләрен гамәлдә күрсәтә. Яңача имтихан, ягъни WorldSkills стандартларына туры китерелгән дәүләт йомгаклау аттестациясе техникумның ресурслар үзәгендә уза. Студентлар 8 сәгать эчендә бирелгән сызым буенча кирпеч диварны өеп куярга тиеш була. Аның ни дәрәҗәдә дөрес, сыйфатлы башкарылуын комиссия тикшереп, билге куячак, дип хәбәр итә районның “Байрак” газетасы.

Шулай ук булачак пешекчеләр дә WorldSkills стандартларына туры китерелгән дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыралар. Комиссия 6 чыгарылышның эшен бәяли. Калганнары яңача гамәли имтиханны ике көн дәвамында тапшырачак. Алар 5 сәгать эчендә дүрт төрле ризык әзерләргә тиеш, диелә Буа районы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot