news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буадагы гаиләләргә янгын сүндерүчеләр бүләк ясый

11 номерлы янгын часте хезмәткәрләре 11 авылның күп балалы, инвалидлар яшәгән гаиләләргә дә җайланма куйдылар.

(Буа, 20 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Янгыннан саклану максатыннан Буа районы авылларында яшәүчеләргә – күп балалы, инвалидлар яшәгән гаиләләрнең өйләренә түләүсез янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштырыла башлады, дип яза район газетасы.

Узган атнада Янтуган аерым посты хезмәткәрләре аны Янтуган, Кырык Садак, Вольнистан авылларында куйдылар. Күшкедәге аерым пост Күшке, Яскүл, Иске Суыксу, Иске Суыксу Выселкасы, Чуаш Сарыкамышында яшәүчеләр дә мондый бүләкне алдылар. 111 номерлы янгын часте хезмәткәрләре 11 авылның күп балалы, инвалидлар яшәгән гаиләләргә дә җайланма куйдылар, янгын куркынычсызлыгы буенча памяткалар тараттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot