Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада «Зөя буе татарлары» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды
Кичә Буа шәһәрендә «Зөя буе татарлары» дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция Бөтендөнья татар конгрессының зур фәнни-гамәли проекты кысаларында үтә. Әлеге проект тарихи елга буйларында яшәүче татарларның тарихына, мәдәниятенә, теленә һәм гореф-гадәтләренә багышланган фәнни-гамәли очрашуларны берләштерә.
Өч көнлек программа кысаларында катнашучылар Ульяновск өлкәсендә булды. Анда Зөя елгасының башланган урынын карап кайттылар. Аннан соң конференция эше Буада дәвам итте. Чарада районның фән, мәгариф, дин һәм мәдәният вәкилләре катнашты.
«Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе татарларның тарихи һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә, туган телне, гореф-гадәтләрне һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз