news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада Үзәк мәйдан турында сөйләшүләр дәвам итә

Бурундуковлар йортының беренче катын сәнгать галереясе итү тәкъдиме яңгырады.

(Буа, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада рәсем сәнгате осталары, мәдәният хезмәткәрләре Үзәк мәйданга үзгәрешләр кертү буенча фикер алышу өчен туган якны өйрәнү музеена җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов алар алдына шәһәр үзәгенә үзгәрешләр кертү белән бергә, булдырылачак объектларда ел әйләнәсе үткәреләчәк чараларны да барлау, ягъни мәдәни программа төзү бурычы да куйды.

Бу көнне шәһәр үзәгендәге тарихи бинаның – Бурундуковлар йортының беренче катын сәнгать галереясе итү тәкъдиме яңгырады. Катнашучылар анда күргәзмәләр дә, мастер-класслар, очрашулар, кичәләр, романс кичләре дә оештырырга мөмкин булуын әйттеләр.

Яшьләр өчен Ял үзәге бинасының арткы ягындагы машина кую урынын урамда кино карау өчен мәйданчык итү теләге бар. Сурәтләрне диварга эленгән зур экраннан карыйсың, ә тавышын машина эчендә радиодулкын аша тыңлыйсың.

Бу очрашуда башка фикерләр дә яңгырады. Алар барысы да теркәп барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot