news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада “Җырлыйк әле!” конкурсы үтәчәк

Октябрь аенда Укытучы көне билгеләп үтелгәнгә, анда төп катнашучылар да педагоглар булачак.

(Буа, 30 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). 1 ноябрь көнне Ял үзәгендә “Буача “Җырлыйк әле!” конкурсы үтәчәк, дип яза җирлы басма.

Октябрь аенда Укытучы көне билгеләп үтелгәнгә, анда төп катнашучылар да педагоглар булачак. Бу юлы бәйгедә сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Гөлнара Хәлиева, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Гүзәл Гыйниятуллина, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Венера Гәрәева катнашачак. Алар музыка-уен кораллары ансамбле уйнавы астында астында җырлаячаклар. Бәйге 14 сәгатьтә башлана. Катнашучылар өчен җан атарга барлык буалыларны Ял үзәгендә көтеп калалар

news_right_1
news_right_2
news_bot