Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада йортын сатучы хатын-кыз мошенникның телефонына акча күчергән
Акча алгач мошенник элемтәгә чыкмый.
(Буа, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз өй сату турындагы игъланны интернетка куя. Таныш булмаган ир-ат шалтыратып, 5500 сумны телефон номерына күчерергә әйтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ул өйне сатып алуын, залог суммасын карточкага күчерергә теләвен әйтә. Моның өчен ул хатын-кыздан карточканың мәгълүматларны сорый.
Мошенник әлеге картада акча булмагач, 5500 сумны телефон номерына күчерергә әйтә. Өй сатучы шулай эшли дә. Акча кергәч, мошенник элемтәгә чыкмый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз