news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада язучы Гомәр Толымбайга бюст ачылды

20 апрельдә Буа районы Адав-Толымбай авылында күренекле язучы, сәяси репрессияләр корбаны Гомәр Толымбайга бюст ачылды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани, драматург Хәбир Ибраһим катнашты һәм чыгыш ясады.

  • Гомәр Толымбай – күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче. Ул 1900 елның 14 апрелендә хәзерге Буа районы Толымбай (Адав-Толымбай) авылында туа.
  • Гомәр Толымбай халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, системага салу һәм аларны фәнни яктан тикшерү өлкәсендә нәтиҗәле эш алып бара. Бу темага ул күп кенә теоретик-методологик мәкаләләр һәм фольклорның язма әдәбият белән бәйләнешен өйрәнүгә караган «Тукай һәм халык әдәбияты» исемле китабын (1930) бастыра.
  • Әдип татар фольклорының үзенчәлекле жанрлары саналган җырларны һәм бәетләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ул бәетләрне, бергә туплап, 1935 елда аерым китап итеп бастырып чыгара. 1936 елда әкият җыю эшенә керешә. Экспедицияләргә йөреп, илле бер әкият язып ала. Шуларның утыздан артыгы бүгенге көндә дә сайланма әкиятләр рәтендә кат-кат басылып килә. Аның балалар фольклорын өйрәнүгә караган хезмәтләре дә аерым игътибарга лаек.
  • Толымбай татар театры тарихына «Баҗайлар» исемле пьесасы белән кереп кала. Бу әсәре «Сәйяр» труппасы тарафыннан 1925 елда сәхнәләштерелә. Әмма пьеса үзе матбугатта басылмый кала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100