news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада яшен суккан 100 яшьлек әби билеен билгеләп үтте

30 яшендә яшен суккач, ул исән калган

 (Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Буа районы Кырык Садак авылында яшәүче Миңнегөл Сабирҗанованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар.

Йөзъяшәр әбине язмыш җитәрлек сынаган. Ул 3 яшендә әнисез, 20 яшендә ирсез кала. Ә 30 яшендә кеше ышанмаслык вакыйга булла: яшь хатын бәрәңге бакчасыннан кергәч, өйдә аны яшен суга. Әнисе өчен курыккан баласының ачы тавышына кергән күршеләр хатынны җиргә күмәләр. Ходай рәхмәтедер инде, - ул терелә. Хәзер Миңнегөл әби килене, оныгы һәм аның хатыны, оныкчыклары белән яши. Кызганыч, бүгенге көндә улы гына исән түгел. Батыр, сабыр Миңнегөл Нуретдин кызын муниципаль район башлыгы юбилее белән котлады, дип белдерә “Байрак” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100