news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада яшәүче Валентина Кильдюшова: Һәркем өчен мөһим булган тавыш бирүдә катнаштым

1239нче сайлау участогы мәгълүматларына караганда, көннең беренче яртысында сайлаучыларның 94 проценты тавыш биргән.

Буада яшәүче Валентина Кильдюшова: Һәркем өчен мөһим булган тавыш бирүдә катнаштым
http://buinsk-tat.ru/

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Байрак»). Буа районы Чуаш Киштәге авылында яшәүче Валентина Кильдюшова өлкән яшьтә булуына карамастан тавыш бирү участогына үзе килгән. Бу хакта «Байрак» гезатасы яза.

«Быел олы яшьтәгеләрнең өйдән генә тавыш бирү мөмкинлекләре булса да, минем гражданлык бурычымны сайлау участогында үтисем килде. „Барлык саклану чаралары да каралган: перчаткалар, битлек, ручкалар булачак“, — диделәр. Бу чыннан да шулай. Хәтта тән температурасын да үлчәделәр. Мин милли киемемне кидем. Илебезнең һәр гражданины өчен мөһим булган тавыш бирүдә катнашып, үз фикеремне белдердем», — дигән Валентина Кильдюшова.

1239нче сайлау участогы мәгълүматларына караганда, көннең беренче яртысында сайлаучыларның 94 проценты тавыш биргән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot