news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада яшәүче ир-ат кибетче күз алдында аракы урлаган

Ул суд эскәмиясенә утырачак.

(Буа, 1 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада яшәүче ир-ат шәһәрдәге кибетләрдән ике тапкыр берәр шешә аракы алып чыгып киткән. Бу туырда район эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына сылтама белән район газетасы хәбәр итә. 

Ул бу гамәлен сатучылар алдында эшләгән. 1985 елгы каракны бер тәүлек эчендә тоткарлаганнар. Ул суд эскәмиясенә утырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot