Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада яшәүче балконнан велосипед урлаган
Велосипед аңа өч тапкыр кыйммәткә төшә
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Буада яшәүче 35 яшьлек Р. балконнан урлаган велосипед бәясен өчләтә арттырып түләячәк.
Р. танышы фатирына кунакка килгәч, шактый гына “төшереп” ала. Балконга тәмәке тартырга чыккач, кыйммәтле велосипедка күзе төшә. Хуҗа күрмәгәндә, аны балконнан җиргә ыргыта, үзе тизрәк чыгып китү ягын карый. 5700 сум торучы велосипедны үз максатларында файдалана.
Карак кылган җинаятен таныды. Суд Р.га карата 20 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарды, дип белдерә “Байрак” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз