news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада яшәүче 29 яшьлек ир-ат тычкан бизгәге авыруын йоктырган

Хәзерге көндә ул үзен яхшы хис итә.

(Буа, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада яшәүче 29 яшьлек ир-ат тычкан бизгәге авыруын йоктырган, дип яза җирле басма.

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова белдерүенчә, ир-егет гаражын сүткәндә, тычкан күпләп оялап яткан җирдә бәвел исе сизгән. Озакламый үзен начар хис итә башлаган. Ул һава юлы белән тычкан бизгәге авыруын эләктергән.

Әлеге авыру гади салкын тию (ОРВИ) кебек башланган. Бераздан хәле тәмам начараеп аны реанимациягә салганнар, аннан йогышлы авырулар дәвалау бүлегенә. Хәзерге көндә ул үзен яхшы хис итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100