Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Буада яшәүче кардан «КамАЗ» автомобиле ясаган

Буаның Карл Маркс урамында яшәүче Цыгановлар йорты каршында өр-яңа «КамАЗ» автомобиле тора. Автомобильне гаилә башлыгы Валерий кардан ясаган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Валерий Цыганов һәр кышны үз йорты алдында берәр сын ясап куя. Былтыр кардан зур ябалак белән кит балыгы өйгән булган. Быел теманы, йөк машинасы йөртүче дусларың күп дип, хатыны тәкъдим иткән. Автор алдан күршеләрдән, үз территориясеннән җитәрлек кар җыйган. Аннары эшкә керешкән.
«Бер өч көн ял көнем бар иде. Беркем комачауламады. Ясадым, аннары буядым. Камазчы дусларым фаралар бирде. Оригиналдагы кебек килеп чыкты», - ди ул.
Әлегә «КамАЗ»ның арбасы юк. Валерий, күбрәк кар яугач, анысын да ясап куярга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз