
Буада яшәүче Гафуровлар гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды. Бу шатлыклы мизгелләр белән бүлешергә гаилә тулы составта килде.
Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сертификатны гаилә башлыгы Искәндәр Әнсар улына тапшырды. Гаилә 2012 елдан бирле торакка чиратта тора. Бу хакта Буа муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртик, күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, теркәлгән һәм ата-аналары белән яшәүче, үз гаиләләрен кормаган гаиләләр катнаша ала. Программада катнашу шартлары: күп балалы гаиләне җирле үзидарә органының торакка мохтаҗ дип тануы. Программаның дәүләт заказчысы (Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы) планлаштырылган елда гаиләне Дәүләт торак сертификаты алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертү турында карар кабул итә.