Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буадан мобилизацияләнгән ир-атка яңа туган баласының «биркасын» тапшырдылар
Махсус операциядә катнашучы Алмаз үзенең яңа туган улы Раязның «биркасын» – бала тудыру йортында тагылган мәгълүмат кәгазен алды, сабый бер атна элек дөньяга килгән. Өеннән сөенечле хәбәр алган ир-ат күз яшьләрен тыя алмый. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында шул дулкынландыргыч мизгелнең видеосын урнаштырган.
Яңа туган улының «бирка»сын мобилизацияләнгән иренә саклагыч талисман сыйфатында тапшыруны хатыны сораган. Район башлыгы аның шәхсән Алмаз кулына тапшырылачагын вәгъдә иткән. «Миссия үтәлде, вәгъдәне үтәдем. Безнең Алмаз махсус операция зонасында өеннән бүләк алды», – дип язган видео астына Ранис Камартдинов.
Буа командасы саклагыч белән бергә тепловизорлар, җылы киемнәр, азык-төлек һәм шәхси посылкалар кергән гуманитар йөк тә юллаган. Әйберләр җыю эшендә буалыларның туганнары һәм якыннары, район халкы, предприятие һәм администрация катнашкан.
«Тепловизорлар, җылы киемнәр һәм өйләреннән иң җылы хатлар – безнең көрәшчеләргә алгы сызыкта ярдәм итәчәк әйберләр! Йөкне формалаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәм. Ярдәм җыюда бар халык катнашты! Кемдер безгә акча күчерде, икенчеләре әйберләр, азык-төлек китерде, активистлар кабул итү пунктында посылкалар формалаштырырга, окоп шәмнәре әзерләргә булышты», – дип язган муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Буа районы администрациясеннән «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, махсус операция зонасына февраль башында тагын гуманитар йөк җибәрү планлаштыра. Бу өченче гуманитар ярдәм булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз