news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада яңа мәчеткә нигез салалар

Буа мөхтәсибәте 9 июльдә район халкын бистәнең Майская 2 урамында мәчеткә нигез ташы салу өмәсенә чакыра.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Буаның Комарово бистәсендә яңа мәчет салыначак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Әлеге мөһим вакыйга 8 мәхәллә оешу белән бәйле", диелгән бу хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәтенең Буа мөхтәсибәте 9 июльдә район халкын бистәнең Майская 2 урамында мәчеткә нигез ташы салу өмәсенә чакыра. Тантана иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot