news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада яңа мәчет төзелә

Бу шәһәр буенча 8нче, район буенча 62нче мәчет булачак.

(Буа, 7 февраль, "Татар-информ", "Байрак"). Буада Майский урамында яңа мәчет төзеләчәк. Бу хакта Буа мөхтәсибәтенең матбугат секретаре Шамил Вәлиуллин хәбәр итте, дип яза җирле басма.

Аның белдерүенчә, төзелешкә рөхсәт документлары алынган. Бу шәһәр буенча 8нче, район буенча 62нче мәчет булачак.

Яңа мәчет тулысынча хәйрия акчасына төзеләчәк. Шуңа күрә Шамил Вәлиуллин (ул бу мәчетнең имамы булачак) халыкка һәм оешма-предприятие җитәкчелекләреннән хәлләреннән килгәнчә, кем күпме булыша ала, матди ярдәм итүләрен үтенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot