Буада ветераннарга бәйрәм бүләге итеп түләүсез хезмәтләр күрсәтелә
Хезмәт күрсәтү дә Бөек Ватан сугышы ветераны кенәгәләре буенча гамәлгә ашырыла.
(Буа, 6 май, "Татар-информ", "Байрак"). Буада ветераннарга бәйрәм бүләге итеп түләүсез хезмәтләр күрсәтелә, дип яза җирле басма
Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап, районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветерннарына 4 майдан, башлап 9ына кадәр түләүсез чәчтараш хезмәте күрсәтелә. Аларны Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт адресы буенча “Комплект сервис” чәчтарашханәсендә көтәләр.
Ә 4 майдан 6сына кадәр ветераннар Буа шәһәре, Арефьеы урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан мунча комплексында түләүсез юына алалар.
Ике хезмәт күрсәтү дә Бөек Ватан сугышы ветераны кенәгәләре буенча гамәлгә ашырыла.