news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буада вакытлыча хастаханә коронавируслы пациентларны кабул итә башлады

Госпитальдә Татарстанның дүрт районыннан пациентлар дәвалана.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Буа район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге базасында коронавируслы пациентлар өчен госпиталь ачылды. Бу хакта «Знамя» газетасы яза.

Биредә Татарстанның дүрт районыннан пациентлар дәваланачак, беренче пациентлар китерелгән.

Бу атнада Алабугада 80 урынга ковид-госпиталь ачылуы көтелә. Ул Алабугадагы бала тудыру йорты базасында урнашкан. Яңадан җиһазландырылган госпиталь үзенең беренче пациентларын кабул итәргә әзер.

Әмма ул бик авыр хәлдәге пациентларны кабул итмәячәк. Бу Чаллыда коронавирус йоктырган кешеләр дәвалана торган хастаханәләрне бушату өчен эшләнелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot