news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада тракторлар һәм КамАЗлар маршрутын компьютер аша карыйлар

Бу транспортның маршрутын, эшләү сәгатен һәм ягулык-майлау материалларының сарыф ителү күләмен билгеләргә ярдәм итә.

(Буа, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Байрак"). Буаның тракторлары, КамАЗлары маршрутын компьютер аша карыйлар, дип яза җирле басма.

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникаларын Глонасс системасына тоташтыру эшләре бара. Буа районында “Авангард” агрофирмасында 161 берәмлек GPS-навигаторы белән эшли. Агрофирманың баш инженеры Әнсар Мәхмүтов әйтүенчә, бу транспортның маршрутын, эшләү сәгатен һәм ягулык-майлау материалларының сарыф ителү күләмен билгеләргә ярдәм итә. Урак вакытында бу системага комбайннар да тоташтырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100