news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада Татарстан районнарының баш ветеринарлары җыелды

Биредә һәрбер районның ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре терлек азыгы сыйфатын тикшерү буенча җавап тотты.

(Буа, 8 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада республиканың барлык районнары ветеринария берләшмәләре начальниклары, ветеринария лаборатория мөдирләре катнашында семинар-киңәшмә булды, дип яза җирле басма.

Район ветеринария лабораторияләренең терлек азыгы әзерләүдә мөһим роле турында җентекле сөйләшү булды. Биредә һәрбер районның ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре терлек азыгы сыйфатын тикшерү буенча җавап тотты.

Семинарда муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров катнашты. Ул районның терлекчелек тармагында ирешелгән күрсәткечләр турында чыгыш ясады һәм Буа ветеринария уңышлы эшчәнлеген бәяләде.

Киңәшмәдән соң терлек азыгы тикшерү буенча күрсәтмә чаралар булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100