news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада сугыштан кайтмаган ир-атның әйберләрен сеңлесенә тапшырганнар

Эзтабарлар отряды аның шәхси әйберләрен тапкан һәм туганнарын ачыклаган.

Буада сугыштан кайтмаган ир-атның әйберләрен сеңлесенә тапшырганнар

(Буа, 10 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"  ). Буада яшәүче ветеран укытучы Сания Бариевага сугышта һәлак булган абыйсының шәхси әйберләрен медальонын, кашыгын һәм “Ленинград оборонасы өчен” медален тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фронтовик Абдулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин (тумышы белән Биектау районының Коркачы авылыннан) 1941 елда сугышка киткән, Ленинград өлкәсендә сугышкан, 1941 елда һәлак булган.

Эзтабарлар отряды аның шәхси әйберләрен тапкан һәм туганнарын ачыклаган. Бу уңайдан Санкт-Петербург НТВ каналы хезмәткәрләре “Буинск-информ” белән элемтәгә кереп, Абдулла солдатның шәхси әйберләрен Буага почта аша җибәреп, сеңелесенә тапшыруны сораганнар.

“Буинск-информ” җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов фронтовикның шәхси әберләрен сеңлесенә тапшырганнар.

НТВ каналында  бу вакыйга турында сюжет та күрсәтергә җыеналар

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100