Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада сугыш ветераннарына Макталуы гражданин исеме бирелде һәм юбилей медале тапшырылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Буада сугыш ветераннарына районның Мактаулы гражданины исеме бирелде һәм юбилей медале тапшырылды. Хөкүмәт бүләкләрен район башлыгы Ранис Камәртдинов Буа шәһрендә яшәүче Михаил Панцыревка һәм Кырык-Садак авылыннан Зариф Хәйруллинга өйләренә барып тапшырды. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Ветераннарның күкрәкләренә Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан юбилей медален тактылар һәм районның үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мактаулы гражданины исемен бирделәр. Кунаклар иң беренче Михаил Панцырев янында булды. Ветеран кунакларны күтәренке кәеф белән каршы алды. Бүләкләр өчен рәхмәт әйтте, Җиңү көнендә һәм быелның октябрендә 100 яшьлек юбилеенда очрашуда көтеп калам, диде.
Зариф Хәйруллин да кунакларны көтеп тордым, дип дәртләнеп каршы алды. Ранис Камәртдинов ветеранга бүләкләрен тапшырганнан соң, шулай ук хәлләрен сорашты. Зариф ага бүгенге җитеш тормыша шөкер итүен әйтте һәм сугышта Суслонгер урманнарында хезмәт итү авырлыкларын да искә алды. Ике ветеран да үз өйләрендә кызлары тәрбиясендә гомер кичерә.
«Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 4 ветеран яши. Шәһәрдән Рәүф Төхфәтуллин, Михаил Панцырев, Аксу авылыннан Котдүс Мөлеков, Кырык-Садактан Зариф Хәйруллин. Без аларга һәм тыл ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан юбилей медальләрен тапшырабыз. Дүрт ветеранга районның Почетлы гражданины исеме бирелде», - диде район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз