news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада спорт бүлеген җитәкләгән Линар Вәлиуллин истәлегенә хоккей турниры үткәрелде

Буада спорт бүлеген җитәкләгән Линар Вәлиуллин истәлегенә хоккей турниры үткәрелде
Фото: http://buinsk-tat.ru/

Буа районының «Арктика» спорт мәктәбендә озак еллар район башкарма комитетында спорт бүлеген җитәкләгән Линар Вәлиуллин истәлегенә хоккей турниры оештырдылар. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

«Бозда Казан шәһәреннән кайткан хоккейчы якташларыбыз һәм районның җыелма командасы очрашты.Турнир башлаганчы Линар Вәлиуллинны искә алдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов легендар спортчының башлаган эшләре бүген дәвам итүе турында сөйләде, хатынына һәм кызына чәчәк бәйләме бүләк итте», диелә хәбәрдә.

Казан командасы составында Линар Вәлиуллинның бертуган энесе Ирек Вәлиуллин да уйнады. «Без 2нче лицей чыгарылышлары. Урамда боз өстендә хоккей, чирәмдә футбол уйнап үстек. Абый спортка аеруча мөкиббән кеше иде. Бүген хоккей уйный алуымда да аның өлеше зур. Ул яшьләрне спортка тартырга омтылды. Рәхмәт онытмаулары һәм бүгенге чараны оештырулары өчен», - диде ул.

Әлеге турнирны оештыручыларның берсе — Айрат Әбүзәров Линар Нурмөхәммәтовичның укучысы. Ул да укытучысына спортка мәхәббәт тәрбияләве өчен рәхмәт әйтте.

«Бүгенге чараны оештырып, аны искә алу безнең бурыч ул. Чөнки бик күп егетләрне ул үз артыннан спортка алып килде. Безгә 2 номерлы лицейда физкультура дәресеннән керде», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100