Буада солдатка китүчеләргә сайлау мөмкинлеге бирелә
Быел 10 егет контракт килешүе нигезендә хәрби хезмәткә алынган.

(Буа, 10 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада солдатка китүчеләргә сайлау мөмкинлеге бирелә. Бүген бу хакта Чакырылучы көнендә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул булачак солдатларга һәм аларның әти-әниләренә киңәшләрен җиткерде, хәрби частьлардагы тормыш турында сөйләде. Радик Харисович әйтүенчә, хәзер чакырылучылар алдында сайлау мөмкинлеге куела: алар сроклы хәрби хезмәткә яисә контракт буенча китә алалар.
Әмма контракт буенча барган очракта чакырылучының югары яки урта-махсус белемле булуы мөһим. Контракт буенча чакыру ел буе дәвам итә. Быел 10 егет контракт килешүе нигезендә хәрби хезмәткә алынган.