news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада сигезенче мәхәллә мәчетенә ай куелды

Авыл халкын мәчетнең хәзергә хәтле эшләнгән һәм алга таба эшләнәчәк эш планнары белән таныштырдылар.

Буада сигезенче мәхәллә мәчетенә ай куелды
dumrt.ru

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). 2 июль көнне Буада яңа төзелеп килә торган мәчеткә ай кую тантанасы булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана барышында мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин җыелган халыкка, мәчеткә һәрдаим ярдәм итүчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

Мәчетнең салынуында башыннан алып ярдәм күрсәтүче Зөфәр Фатыйх улы халыкка мәчетнең хәзергә хәтле эшләнгән, алга таба эшләнәчәк эш планнары белән таныштырып үтте. Җыелган халык ай куйган вакытта тәкбирләр әйтеп торды. Соңыннан Шамил хәзрәт мәчетнең киләчәктә дәвамлыгы булсын диеп догалар кылып тәмамлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100