news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буада сигезенче мәчет төзелешенә хәйрия ярдәме җыялар

Имам булачак Шамил хәзрәт Вәлиуллин киләчәктә динне яшь буынга дөрес итеп күрсәтеп, традицион исламны күтәрү өстендә эшләячәген әйтте.

Буада сигезенче мәчет төзелешенә хәйрия ярдәме җыялар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 май, “Татар-информ” Зилә Мөбәрәкшина). Буа шәһәрендә яңа төзелеп килүче мәчет төзелешенә хәйрия ярдәме җыю бара. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Буа шәһәре мөхтәсибәтенең матбугат җитәкчесе Шамил хәзрәт Вәлиуллин әйтте.

“Проект зур, аның суммасы да шактый. Такта (брус), пыяла һәм башка төзелеш материаллары өчен матди ярдәм кирәк. Ярдәм итә калсалар, бик тә рәхмәтле булыр идек”, - диде Шамил Вәлиуллин.

“Бүгенге көндә Буада сигезенче мәхәллә пәйда булды. Без аны яңа бистәдә салырга ният кылдык”, - дип сөйләде ул. Хәзрәт бистәдә халыкның, аеруча яшьләрнең, күп булуын ассызыклады. “Яшь гаиләләр дингә тартылсын дигән максат куйдык”, - диде ул.

Хәзрәт сүзләренчә, төзелеп килүче мәчетнең диварлары инде әзер. “Ул бурадан төзелгән. Ярдәм итүчеләр арасында эшмәкәрләр, гади халык бар”, - дип аңлатты ул.

“Быел, Аллаһ боерса, мәчетнең түбәсен ябарга планлаштырабыз. Ачылуны 2022 елга ниятлибез, әмма иртәрәк өлгерсә, дата күчерелергә дә мөмкин”, - дип сөйләде Шамил хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100